«Әкияти тартмачык» бәйге-уен программасы (0+)

26 декабрьдә 16 нчы санлы китапханә хезмәткәре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Әкияти тартмачык» дигән бәйге-уен программасы үткәрде. Яңа ел алды чарасы бик күп төрле кызыклы сораулар һәм табышмаклар, зирәклеккә биремнәр, хәрәкәтчән уеннарны үз эченә алды. Алып баручы «Китап кар кызы» белән бергә балалар күңелле һәм мавыктыргыч уеннар дөньясына юл тотты, анда үз җитезлекләрен, тизлекләрен һәм чыдамлылыкларын күрсәтте. 

20251226_114221
20251226_111221
20251226_111609
20251226_113043
20251226_113456
20251226_113657
20251226_113934

Балалар командаларга бүленде, һәм ярышлар башланды! Катнашучылар «Үги ана һәм Көлсылув», «Бүләкләр җый», «Кар атышлы», «Киез итекләр», «Боз кисәкләреннән барабыз» дигән бәйге-эстафеталарны узды, шулай ук «Парын тап», «Кар бөртекләре шәүләләрен тап» һ.б. биремнәр башкарды. Балалар бик теләп һәм азарт белән барлык бәйгеләрдә катнашты, ә дәртле яңа ел җырларына рәхәтләнеп биеде. Барысы да бәйрәм кәефе һәм бик күп уңай хис-кичерешләр алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: