«Яшүсмерләр өчен заманча китаплар» китапларга күзәтү (12+)

Күчеш чоры! Яшүсмергә аны ничек итеп югалтуларсыз һәм борчуларсыз гына кичерергә? Китаплар укып, син шуның турында белә һәм үз хисләреңне аңлый алачаксың. Күзәтүдә тәкъдим ителгән китаплар төрле жанрларда язылган. Күзәтү-презентация барышында хәзерге заман авторлары яшүсмерләрнең үзләре турында язган китаплар тәкъдим ителде. Китапханәче китапханәбез фондындагы, яшь россия авторлары Ася Лавринович, Михаил Самарский, Ника Сью, Анна Антонова, Тата Алатова, Эшли Фрейларның «АСТ», «Эксмо» нәшриятларында басылып чыккан яшьләр өчен иң яхшы яңа китаплары белән таныштырды.
Шулай ук чит ил авторлары Китти Джонсон, Корнелия Функе, Стивен Чбоски, Гвен Купер, Митико Аояма, Мэгги Стивотер әсәрләре тәкъдим ителде. Яшүсмерләр әдәбияты үз эченә бик күп аспектларны ала. Тәкъдим ителгән әсәрләрдә тугры дуслык, мәхәббәт, төрле кешеләрнең эчке дөньясы турында сөйли алучы, үсеш юлында килеп чыгучы мөһим сораулар күтәрелә. Иң мөһиме – укучылар ял вакытында китап укысыннар иде, аларда күзәтүдә тәкъдим ителгән теге яки бу китапка кызыксыну уянсын иде. 
Кешенең нәзберек күңеле, мәхәббәт, хыянәт, сайлау алдында калуның кыенлыгы һәм дөреслекнең җиңүенә ышаныч турында үзегез өчен яңа тарихлар ачыгыз.

Поделиться: