«Как мышонок искал Новый год» әкиятен кычкырып укулар (0+)

Кышкы әкиятләрсез балалар өчен нинди кыш инде ул!
23 һәм 24 декабрьдә 10 нчы санлы китапханә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны яңа ел могҗизалары турында тылсымлы әкиятләр дөньясы белән танышырга чакырды.  

10ф. Громкое чтение «Как мышонок искал Новый год». КВ
10ф. Громкое чтение «Как мышонок искал Новый год». Участники мероприятия
10ф. Громкое чтение «Как мышонок искал Новый год». Читаем сказку
10ф. Громкое чтение «Как мышонок искал Новый год». Участники мероприятия.

Балалар өчен Светлана Усачеваның «Как мышонок искал Новый год» әкияти повестен кычкырып укулар узды. Нәни кунаклар кечкенә генә кызыксынучан тычкан баласының Яңа елны эзләп ерак һәм куркыныч сәяхәткә юл тотуы, үзе өчен бик күп көтелмәгән һәм гаҗәеп нәрсәләр ачуы, ә иң мөһиме, яңа дуслар табуы турында белде. 

Чарага «Кыш әкиятләр сөйли» дигән китап күргәзмәсе оештырылды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: