«Яңа ел иленә сәяхәт» танып белү сәгате (6+)

16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре, иң яраткан һәм тылсымлы бәйрәм якынлашканда, кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Яңа ел иленә сәяхәт» дигән танып белү сәгате уздырды. Танып белү сәгате вакытында балалар башка илләрдә Яңа елны бәйрәм итүнең гореф-гадәтләре, шулай ук Кыш Бабайның Чехия, Франция, Америка, Финляндия, Монголия, Швеция, Үзбәкстандагы хезмәттәшләре белән танышты.

IMG-20251219-WA0064
2путешвстрануновогодия
IMG_20251219_133625_1
IMG-20251219-WA0013
IMG-20251219-WA0029

Очрашуда катнашучылар Дед Мороз һәм Кыш Бабай резиденцияләренә виртуаль сәяхәт кылды. Чара барышында балалар «Подарок от неблагодарности» хикәясен тыңлады һәм фикер алышты, «Чыршыга нәрсә эленгән» уенын бик теләп уйнады, яңа ел җырлары җырлады, Кыш Бабайга әзерләгән шигырьләрен сөйләде. Чара азагында «Ну, погоди!» мультфильмыннан өзек карадылар һәм яңа ел кәефе алдылар. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: