«Декабристларга багышлана…» тарих сәгате (12+)

16 – 19 декабрьдә 16 нчы санлы китапханә уртанчы сыйныф укучылары өчен декабристлар күтәрелешенә 200 ел булуга багышланган «Декабристларга багышлана…» дигән тарих сәгате үткәрде. Очрашуда катнашучылар 1825 елның 14 декабре күтәрелешенә әзерлек һәм аның барышы, ирләре артыннан фидакарьләрчә Себергә юл тоткан декабристлар хатыннары, декабристларның мәдәнияткә, фәнгә, мәгариф һәм иҗтимагый эшчәнлеккә керткән өлешенең әһәмияте турында белде. 

IM
IMG_20251218_120923
IMG-20251217-WA0005
IMG-20251219-WA0018
б
Чара барышында «Звезда пленительного счастья», «Союз спасения» нәфис фильмнарыннан өзекләр күрсәтелде, алар еракта калган шул заманнар рухына кереп чумарга ярдәм итте. Укучылар шулай ук күтәрелештә катнашкан М. Муравьев-Апостол, П. Пестельләрнең хатирәләре һәм хатларыннан өзекләрне, А.С. Пушкинның «Во глубине сибирских руд», М.Л. Михайловның «Пятеро», А.В. Мишинның «Жёны декабристов» шигырьләрен тыңлады. Чара илебез тарихын тирәнрәк аңларга һәм тоярга мөмкинлек бирде, һәм балаларны рухи көч һәм үз идеалларыңа тугрылык турында уйланырга рухландырды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: