«Таныш булыгыз, фән вәкиле» һөнәри очрашу (12+)

19 декабрьдә «Киләчәккә адым» һөнәри юнәлеш программасы кысаларында техник фәннәр кандидаты, КФУның Чаллы институты автомобильләр кафедрасы доценты Барыкин Алексей Юрьевич белән очрашу узды. Алексей Юрьевич өлкән сыйныф укучыларына хәзерге заман автомобильләр фәнендәге казанышлар, автомобильләр барлыкка килү тарихы, конструкцияләр үсеше, автомобиль сәнәгатендә заманча технологияләр турында сөйләде.

IMG_20251219_110239_642
IMG_20251219_110217_788
Булачак абитуриентлар өчен автомобильләр кафедрасы: анда нинди белгечләр әзерләүләре һәм аның студентларының нинди бәйгеләрдә катнашуы турында мәгълүмат бирелде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: