«Яңа ел гореф-гадәтләре буйлап гадәти булмаган экспедиция» күңел ачу программасы (6+)

9 декабрьдән 12 декабрьгә 8 нче санлы балалар китапханәсе, «Алдынгы укучы: укыйбыз, өйрәнәбез, иҗат итәбез!» программасы кысаларында, яшь укучылар өчен «Яңа ел гореф-гадәтләре буйлап гадәти булмаган экспедиция» дигән күңел ачу программасы уздырды.

(3)IMG_2322
(2)IMG_2325
(5)IMG_2363
(4)IMG_2331
(1)IMG_2295

Яңа ел… Бүләкләр, сюрпризлар, теләкләргә бай тылсымлы, матур, шау-шулы бәйрәм. Аны өлкәннәр һәм балалар көтә, өйдә һәм эштә, мәктәптә һәм балалар бакчаларында каршы ала…
Китапханәче балаларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, дөньяның төрле илләрендә Яңа елны каршы алуның гореф-гадәтләре, яңа ел чыршысының барлыкка килү тарихы һәм, әлбәттә инде, бүләкләр таратучы яраткан Кыш Бабайлары турында сөйләде. Катнашучылар кызыксынып викторинада катнашты, кышкы мәкальләрне искә төшерде һәм шигырьләр укыды. 
Чарага «Кыш – могҗизалар чоры» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде, анда һәркем өйдә уку өчен үзенә китап сайлап ала алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: