2021 ел «Чишмә» клубында танылган совет язучысы А.Н.Рыбаковның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган әдәби кичәдән башланды.
Саф һавада узган «Татарстан тарихы һәм мәдәниятенең байлыгы» тематик кичәсе үзенчәлекле һәм кызыклы үтте, катнашучылар бик шатланып викторина һәм уеннарда катнашты.
«Куллар тудырган могҗизалар» халык иҗаты кичәсе кунагы, технология укытучысы Э.Ф. Таҗиева конфетлар һәм гофр кәгазьдән әзерләнгән чәчәкләр кәрҗине ясау буенча мастер-класс уздырды.
«Иҗат иҗатчыны тудыра» әдәби кичәсендә күпкырлы иҗат кешесе Р.М. Гобәйдуллина чыгыш ясады. Ул шигырьләр яза, җырлый, гитарада уйный, рәсем сәнгате белән шөгыльләнә. Кичәдә авторның «Траву листает ветер» исемле беренче шигырьләр җыентыгы тәкъдир ителде.
«Стихотворные размышления» дип аталган очрашу кичәсе. «Чишмә» аралашу клубында кунакта беренче тапкыр Чаллы шагыйрәсе Л.И. Тимофеева.
«Он песню в ладонях несёт» музыкаль кичәсе бик кызыклы узды. Клубта кунакта автор-башкаручы О.В. Яковлев һәм А.И. Василенко җитәкчелегендәге В.С. Высоцкий исемендәге автор җырлары клубыннан хезмәттәшләре Газизуллин И. И., Моткин Д. А., Гобәйдуллина Р. М.
Яңа 2019 ел «Чишмә» аралашу клубында «Сила правды Д. А. Гранина» әдәби кичәсеннән башланды. Ул Язучы елы уңаеннан үткәрелде.
«Однажды в снежном, вьюжном декабре» Яңа ел бәйрәм кичәсе 2018 елны тәмамлады. Кичәдә клуб әгъзалары оныклары белән бергә һәм күпбалалы гаиләләр катнашты.
«Чишмә» клубында тәүге тапкыр кунакта Чаллы шагыйрәсе Людмила Константиновна Дорженковская һәм Чаллы рәссамы Вячеслав Васильевич Варнашов.
«Чишмә» аралашу клубында рус халык киеме, нәкыш, чигү остасы Ольга Вениаминовна Лапкина катнашында славян культурасы кичәсе узды.
«Чишмә» аралашу клубында кунакта – Чаллы шагыйрәсе Валентина Николаевна Душина. «Мне б шагать в одну ногу с веком» исемле иҗат кичәсе.
Чаллы шагыйре Вячеслав Леонидович Крапивин катнашында «Я так хочу признаться вам в любви» исемле очрашу кичәсе.
Клубта кунакта Манусов Юрий Владимирович – СССР кинематографчылары Советы әгъзасы, Россия язучылары берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Мәскәүдә узган Беренче балалар халыкара кинофестиваленең жюри әгъзасы, Казан дәүләт университеты укытучысы, «Алтын мөнбәр» мөселман киносы жюри әгъзасы.
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында китапханә хезмәткәрләре «Чишмә» аралашу клубында «Карашларда яшьлек чагылсын» әдәби-музыкаль кичәсе уздырды.
Чаллы шагыйрәсе С.Н.Летяганың иҗат кичәсе
Язгы матур кичләрнең берсендә «Чишмә» аралашу клубында Чаллы шагыйрәсе С.Н.Летяганың иҗади кичәсе үтте. Анда авторның «Стихотерапия» дип аталган беренче шигъри җыентыгы тәкъдим ителде.
«Мин тормышны яратам»
Чаллы язучысы Н.И. Первованың «Прапамять» исемле китабын тәкъдир итү кичәсе бик кызыклы узды. Автор яңа китабының гадәти булмаган исеменә аңлатма бирде: «прапамять» сүзе кешелекнең тирән нәсел-буын хәтерен аңлата.
Вечер-встреча «Чәчәк композицияләре: Өй остабикәсе академиясе»
Клубның кунагы – Нурматова Лола Бойназар кызы, сәйләннән чәчәк композицияләре әзерләү буенча оста. Аның кулдан ясаган гөлләмәләре кабатланмас матурлыгы белән барысын да гаҗәпләндерде. Клублылар мондай гаҗәеп күркәм эшләрне беренче тапкыр күрде. Аларга физик хезмәт кенә түгел, остабикәнең күңел җылысы да салынган. Теләге булганнар өчен сәйләннән чәчәк ясау буенча мастер-класс уздырылды.
«Все – ничто! Без любви!» исемле яңа китап буенча фикер алышу
Клубның даими кунагы – Чаллы язучыөсы О.В. Кузьмичева-Дробышевская. Укучылар белән бергә «Все – ничто! Без любви!» исемле яңа китап буенча фикер алышу узды. Автор китапханәгә янәдән бүләк ясады – «Янтарная бусина» дип аталган яңа китабын бирде.
«Яңа елның тылсымы күңелләргә үтеп керә» кичәсе
Клублыларның җыелышып Яңа ел бәйрәме уздыруы традициягә әйләнде. Узып баручы елда китапханәдә янәдән «Яңа елның тылсымы күңелләргә үтеп керә» кичәсен үткәрде. Ул клуб әгъзаларын тагын да ныграк берләштерде, күңелләрен күтәрде һәм дуслаштырды.
«Көз! Елның иң мул вакыты!» көзге утырмалар
Көзге кичләрнең берсендә «Чишмә» аралашу клубында «Көз! Елның иң мул вакыты!» исемле көзге утырмалар узды. Көз темасы клублыларны илһамландырды, алар көзге костюмнардан кышка үзләре әзерләгән ризыкларны алып килде, рецептлары белән уртаклашты.
«Чишмә» клубы кунагы – Хезмәт ветераны, һәвәскәр шагыйрь Д.П. Кожанов
Д.П. Кожанов сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән балачагы, хезмәт юлының башы, язмышында очраган кешеләр һәм шәһәребезнең танылган шәхесләре һәм шигърияткә мәхәббәте турында сөйләде.
«Шергинны бергә укыйбыз» акциясе
«Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәтләре» сайты белән мәгълүмати әңгәмә
«Талант бездә җитәрлек» гаилә мавыгулары кичәсе
Безнең клублылар бар эшкә дә оста. Кемдер тегә, кемдер бәйли, чигә. Болар барысы да буыннан-буынга күчә килә.
«Йөрәкләрне кузгатып» театр кичәсе
«Чишмә» клубына кунакка «Anoixi» яшьләр этнографик театры килде, алар «Насретдин маҗаралары» музыкаль гаилә спектакле-притчасыннан өзек күрсәттеләр.
«Чын йөрәктән рәхмәт әйтеп яшим мин» Чаллы шагыйрәсе О.В. Кузьмичева-Дробышевcкаяның иҗади кичәсе
Чаллы шагыйрәсе Вера Петровна Хәмидуллина белән очрашу
38 нче урта мәктәпнең хезмәт дәресе укытучысы М.З.Даянова һәм аның укучыларының тасмалар белән чигү буенча автор эшлрәе күргәзмәсе. «Чишмә» клубында мастер–класс.
«Россия җире, олы җир, синең бөеклегең белән күңел тулы» – рус мәдәнияте кичәсе
«Туган җирнең матурлыгы безнең йөрәкләрдә» – татар мәдәнияте кичәсе
«Төсләр моңы белән канатланып» – ТРның Халык рәссамы, Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины, 1 нче балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Хаҗиев Мадияр Шәрип улының юбилеена багышланган иҗат кичәсе
«Татулык тормыш кыйммәте буларак» – толерантлык кичәсе
«Бизәкле агач талант чикләрендә» – халык остасы Коломацкий С.Г. белән очрашу кичәсе
«Мин елларга рәхмәтле» – Өлкәннәр көненә бәйрәм кичәсе
«Яр Чаллы: мин монда үстем, туган ягым миңа кадерле» – хатирәләр кичәсе
Бездә кунакта кою заводының «Аралашу +» ветераннар советы клубы
«Буыннар алдында баш иябез һәм хәтердә саклыйбыз»
«Чишмә» клубында кунакта Чаллының Үзәк районы «Рус җәмгыяте»нең «Умырзая» ветераннар хоры
Бөтенхалык бәйрәме Җиңү көне якынлашканда 17 апрель көнне 15 нче санлы китапханәнең «Чишмә» клубында Чаллының Үзәк районы «Рус җәмгыяте»нең «Умырзая» ветераннар хоры кунакта булды.
9 май – бүгенге көн кешеләре өчен иң әһәмиятле бәйрәм. Ул дәһшәтле заман вакыйгалары ерагая барган саен, шулкадәр аларның тарихи әһәмияте арта бара.
Бөек Ватан сугышы елларында илебезне саклаучылар истәлегенә һәм хөрмәтенә музыкаль, яхшы күңелле, аралашучан кешеләрнең әлеге күркәм коллективы зур теләк белән үзенең сугыш җырларына багышланган кызыклы музыкаль программасы белән безнең клуб әгъзалары алдында чыгыш ясады. Алар башкаруында яңгыраган «Огонек», «Ой, туманы», «Катюша», «Доброе сердце России», «Вдовы России», «Пой солдат, пой!», «Шел со службы казак молодой» кебекк танылган җырлар тамашачыларның күңелен тетрәндерде. Күпләрнең күзләренә яшьләр килде. Еллар узса да, сугыш еллары җырлары бүген дә яши. Алар халыкка егылмаска, аякта нык басып торырга һәм җиңәргә ярдәм итте. Хорның репертуарында шулай ук татар телендә дә җырлар яңгырады. Баянчы Н.В.Негодяев башкаруында үзе иҗат иткән «Балачагым турында җыр»ы барысына да ошады. Бәйрәм концерты лирик җырлар белән тәмамланды. «Умырзая» ветераннар хорына җылы һәм күңелдә өмет уята торган җырлары өчен рәхмәт белдерәбез.