«Кем анда? Кеше эзлим» күргәзмәсе ачылу (6+)

Шәһәр үзәк китапханәсендә 13 декабрьдә 15 сәгатьтә Валерий Ковшаревның шәхси тупланмасыннан сәнгать күргәзмәсе ачылу тантанасы узачак. Валерий Васильевич – шахмат буенча тренер, ФИДЕ остасы. Ул үзенә рәссам дуслары бүләк иткән картиналарны тәкъдим итәчәк. Күргәзмә аның күргәзмәчелек эшчәнлегенең утыз еллыгына багышлана. 

Шулай ук анда коллекционерның китапханәсеннән шагыйрьләр, язучылар, рәссамнарның имзалары куелган китаплары да булачак. 
Кичә дәвамында шигырьләр, музыкаль композицияләр, дусларыннан котлаулар яңгыраячак. 
Күргәзмә ачылу вакытында теләге булганнар Валерий Ковшарев белән шахмат партиясе уйнап карый алачак. Вернисажга көтеп калабыз.
Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26 

Поделиться: