Мәңге җуелмас мирас

Р.Фахреддин 1
Р.Фахреддин 2
Р.Фахреддин 3

15нче апрель көнне 12нче санлы татар китапханәсе  29нчы гимназия укучылары өчен Ризаэддин Фәхреддин мирасына багышланган телдән журнал үткәрде. Кичәдә татар халкының  бөек мәгърифәтчесе, энциклопедист галиме, фикер иясе, тарихчы һәм педагог, язучы һәм журналист, бөтен мөселман дөньясына танылган рухани  Ризаэддин Фәхреддиннең мирасына багышланган электрон презентация күрсәтелде, «Нәсыйхәт» китабы буенча әңгәмә уздырылды.

«Нәсыйхәт» китабының «Балалар өчен» бүлегендә ата-бабаларыбызның бай акыл хәзинәсенә нигезләнеп мең еллар буе тупланган милли гореф-гадәтләре, йолалары, гаилә кануннары, әдәп, әхлак, тәртип, тәрбия кануннары, ислам дине тәрбиясе, сәламәтлек саклау кануннары – барысы да һәркемгә аңлаешлы итеп бирелгән.

«Ялгыз кыз балалар» бүлеге кыз балаларга адресланган. Галим кыз баланың җәмгыятьтәге урынын азсызыклап болай ди:”… холкы гүзәл кыз бала — бөтен гаиләсе өчен олуг байлык вә бәхеттер…”

Кәсеп, һөнәр сайлау, акча тота белүгә багышланган «Олуглар вә бөекләр өчен»  бүлеге тормышка әзерләүдә бик әһәмиятле. Патриотик хис тәрбияләүдә, милләткә карата ихтирам тәрбияләүдә “Ватан вә милләт” бүлегенең роле зур.

«Шәкертлек әдәбе» бүлегендә галим кешенең гомере буе үзен тәрбияләү, камилләштерү белән шөгыльләнергә, иптәшләрен тәрбияләргә омтылырга тиешлеген искәртә. Дөньялыкта яшәп тереклек итәр өчен гамәли һәм һөнәри белем генә җитми, ә бәлки  әхлак гыйлемен үзләштерү беренче шарт булуын ассызыклый.

Ризаэддин Фахреддинның хезмәтләрен бүгенге көндә дә яшь буынга тәрбия бирүдә куллану бик мөһим.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: