«Шигърият дәрьясында Ак җилкән»: язучы Ә.Ситдыйкова белән очрашу
15
Апрель 2016
Җомга
15 апрель көнне, Габдулла Тукай туган көне алдыннан, 21 нче урта белем бирү мәктәбендә 8 нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы, “Алтын күбәләк” премиясе лауреаты, тәрҗемәче, шагыйрә Әлфия Ситдыйкова белән очрашу оештырды. Әлеге чарада кече яшьтәге китап сөюче дуслар катнашты. Бу очрашу шигырь укулар, җырлар белән үрелеп барды, хис – тойгыларга бай булды, җанлы үтте. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Автор балаларга “Серле дөнья ” һәм “Сабантуй балкышы”китапларын бүләк итте. Кичә Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды. |