«Көчле рухлылар, мәрхәмәтле йөрәклеләр» кичәсе (18+)

3 декабрьдә 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәгенең «Гармония» клубында Халыкара инвалидлар көненә багышланган «Көчле рухлылар, мәрхәмәтле йөрәклеләр» дигән кичә узды. 

IMG-20251203-WA0009
IMG-20251203-WA0018
IMG-20251203-WA0019
Кичә башында хезмәткәрләр һәм «Гренада 4,5» җирле иҗтимагый үзидарәсе рәисеннән сәламәтлеге чикләнгән кешеләргә сәламәтлек, яхшылык теләкләре яңгырады. Шәһәр советы депутаты Гәрәев Рөстәм Рафис улыннан бүләк сертификатлары тапшыру барлык кунаклар өчен дә күңелле мизгелләр булды. Чараны дәвам итеп, илебез киносының легендар режиссеры Георгий Данелия тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, быел аңа 95 яшь тулган булыр иде. Презентация барышында аның актерлык эшләре, кино төшерү мәйданчыгында килеп чыккан гадәти булмаган хәлләр турында белделәр, совет кинематографының классикасына әйләнгән «Я шагаю по Москве», «Мимино», «Кин-Дза-Дза», «Осенний марафон» фильмнарын искә төшерделәр. Катнашучылар Данелия фильмнары өзекләреннән геройларны таныды һәм аның картиналарыннан популяр гыйбарәләрне әйтте. Чара бәйрәм чәй өстәле артында тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: