«Яраткан әниемә» иҗади остаханәсе (6+)

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә иң якты, назлы һәм матур бәйрәм – Әниләр көне билгеләп үтелә. Үз кулларың белән ясалган открытка яраткан әниләр өчен менә дигән бүләк булачак, чөнки ул үзендә балаларның кул җылысын һәм мәхәббәтен саклый. Әлеге гаҗәеп бәйрәмгә 16 нчы санлы китапханә мәктәп укучылары өчен «Яраткан әниемә» дигән иҗади остаханә үткәрде. 

IMG_20251202_164714
IMG_20251202_170112
IMG_20251202_170919

Чара вакытында балалар әниләр турында шигырьләр сөйләде, һәм шулай ук әлеге темага китаплар белән танышты һәм кул эшләнмәсе-открытка – гадәти булмаган күләмле техникада ромашка ясады. Балалар бик тырышып, зур мавыгу белән аппликацияне әзерләде, һәм аларның яраткан әниләренә иң җылы һәм назлы теләкләре белән бизәлгән матур һәм кабатланмас открыткалары барлыкка килде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: