«Китаплар калейдоскобы» уен программасы (6+) 

13 нче санлы китапханә Игелек атналыгында (Игелекле эшләр ункөнлеге) – Халыкара инвалидлар көненә багышланган Бөтенроссия акциясендә катнашты. Бу ил буенча кешеләрнең игелекле эшләр кылу өчен берләшү вакыты. 

13ф. 03.12. калейдоскоп
13ф.03.12 калейдоскоп 1
13ф.03.12 калейдоскоп 4
13ф. 03.12. калейдоскоп 5
13ф. 03.12. калейдоскоп 3

Китапханәче Чаллының сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар мәктәбендә булды һәм анда  уен программасы үткәрде. «Әкиятләр аланы» әдәби уены барышында балалар тылсымлы әйберләрне искә төшерде һәм әкиятләргә үз геройларын табарга булышты.  «Тартмада нәрсә барын бел» уенында укучылар кызыксыну һәм азарт белән, тотып карап, серле тартмада яшерелгән әйберне белергә тырышты. Андагы әйберләр арасында яңа ел уенчыклары да, мишура да, әдәби герой уенчыклары һ.б. лар да бар иде.                       
Программада катнашучылар кышкы һәм яңа ел тарихлары белән игелек, могҗизалар, дуслык һәм бәйрәм көтү турында китапларга күзәтүне тыңлады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: