«Барысына да елмаю бүләк ит» инвалидлар көне (6+)

Халыкара инвалидлар көне – календарьда үзгә бер бит. Ул кешеләрне мәрхәмәтлелек турында уйланырга, ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга чакыра, сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән кешеләрнең батырлыкка, нык булуга, талантлар һәм сәләтләргә омтылуына, максатка ирешергә тырышуына битараф калмаучыларны берләштерә.

17ф День инвалидов
17ф. День инвалиов
17ф. день инвалидов
17ф. День инвалидов
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында китапханәче инвалидлык төшенчәсе, һәр баланың тигез дәрәҗәдә мөмкинлекләргә һәм хокукка ия булуы турында сөйләде. Төп игътибар сәламәтлек ягыннан аерылып торган һәм уңышка ирешкән танылган кешеләр тарихына бирелде. Катнашучылар игелек һәм якыннарга ярдәм итүнең әһәмияте турында сөйләштеләр. Чара азагында  «Игелек йөрәге» дигән открытка ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Балалар ясаган открыткалар сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәпкә тапшырылачак. Мондый чаралар төрле яшьтәге балаларның үзара аралашуына ярдәм итә. Һәм монда иң мөһиме — башка кешене чын күңелдән шатландыру һәм аңа ярдәм итү теләге. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: