«Без янәшә – Мин һәм әни» Әниләр көне (0+)

29 ноябрьдә Үзәк балалар модель китапханәсендә «Китаплы яллар» проекты кысаларында оештырылган «Без янәшә – Мин һәм әни» дигән Әниләр көне узды. 

IMG_20251129_124825
IMG-20251129-WA0042
IMG-20251129-WA0031
IMG-20251129-WA0033
IMG-20251129-WA0017
Чара «Әкияти әниләр» дигән мавыктыргыч викторинадан башланды, анда балалар үзләренең яраткан әкиятләре буенча белемнәрен тикшерде һәм танылган әдәби геройларның әниләренең исемншрен белергә тырышты. 
Шуннан соң чара кунаклары бик теләп «Тылсымлы ил» үсеш үзәгеннән музыкаль программаны карады. Яшь артистлар дулкынландыргыч җырлар җырлады һәм әниләр өчен махсус әзерләнгән кызыклы номерларын тәкъдим итте. 
Программаның иҗади өлешенә аерым игътибар бирелде. Балалар әниләре белән бергә, кәгазь йөрәкчекләр кулланып, балыклар яки чәчәк аланы рәвешендә үзенчәлекле кул эшләре ясап, әниләренә матур бүләкләр әзерләде. Һәр катнашучы фантазиясен һәм креативлыгын күрсәтә алды!
Шулай ук көн дәвамында китапханәгә килүчеләр «Әнием – кояшым минем» китап күргәзмәсе белән танышты.
Китапханәдә үткән Әниләр бәйрәме төрле буын катнашучыларга шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итте, ул җылы гаилә җепләрен ныгытырга һәм иҗади сәләтләрне үстерергә ярдәм итүче матур вакыйга булды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: