«Ана күңеле яктысы» әдәби очрашуы (18+)

27 ноябрьдә Әниләр көне якынлашканда 3 нче санлы китапханәдә «Дуслык» һәм «Миләшкәй» җирле иҗтимагый үзидарәләре белән берлектә «Ана күңеле яктысы» дигән әдәби очрашу үткәрелде.
Әниләр көне – иң дулкынландыргыч матур бәйрәмнәрнең берсе, ул һәрберебезнең тормышында иң кадерле кеше – әни булуын искә төшерә. Китапханә хезмәткәрләре катнашучыларны бәйрәмнең гореф-гадәтләре белән таныштырды, аның Россиягә каян килүе һәм дөньяның башка илләрендә ничек билгеләп үтелүе турында сөйләде. Чара кысаларында иң кадерле һәм иң якын кешеләребез турында легендалар, риваятьләр, мәкальләр, И. Бунин, С. Есенин, Е. Евтушенко, А. Асадов шигырьләре, дулкындаргыч, үзәкөзгеч җырлар яңгырады.

IMG-20251127-WA0149
IMG-20251127-WA0166

Чарага ЗЯБ бистәсенең 14, 15 нче комплексларында яшәүче, биш һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы әниләр чакырылды. Чарада катнашучылар үзләренең гаиләләрендәге йолалары һәм гореф-гадәтләр белән уртаклашты, иҗади мавыгулары, балалар тәрбияләү турында сөйләде, гаиләдә килеп чыга торган төрле тормыш хәлләре турында сөйләште. 
Чарага килүчеләр «Төймә», «Баланы биләүгә төр», «Күңелле лотерея» дигән кызыклы бәйгеләрдә катнашты.
Чарага шулай ук «Минем фәрештәм – әни» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.
Чара азагында кунаклар гаилә бәхете рецепты белән уртаклашты һәм истәлеккә фотога төште. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: