«Кулга кул тотыныйк, дуслар!» танып белү сәгате (6+)

17 нче санлы китапханәдә милләтара аралашу культурасы тәрбияләүгә һәм толерантлыкны үстерүгә багышланган «Кулга кул тотыныйк, дуслар!» дигән танып белү сәгате узды. 

17ф. Толер. репка
17ф. Толерант
17ф. Толерантн

Чара барышында мавыктыргыч әңгәмәләр үткәрелде, А.Алиш әкияте буенча «Ике әтәч» мультфильмын карадылар һәм төрде халыклар вәкилләре арасындагы дуслык тарихлар турында фикер алыштылар. Э.Успенскийның «Чебурашка и Крокодил Гена», «Дядя Федор, пес и кот», Н.Носовның «Приключения Незнайки и его друзей», В.Драгунскийның «Денискины рассказы» һ.б. дуслык турындагы китаплары белән таныштылар. «Шалкан» әкиятен сәхнәләштерү дуслыкның һәм теләсә кайсы эштә үзара ярдәмләшүнең көчен күрсәтте.

Балалар, милләт һәм мәдәни аермалыкларга карамастан, үзара хөрмәт, аңлашу һәм бер-береңә яхшы мөнәсәбәттә булуның әһәмиятенә төшенде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: