«Дөнья Илдар Ханов күзлеге аша» арт-сәгате (12+)

15 ноябрьдә 16 нчы санлы китапханә уртанчы сыйныф укучылары өчен рәссам, сынчы-монументчы, архитектор, йога фәлсәфәчесе, дәвалаучы, ТРның атказанган сәнгать әһеле Илдар Хановның тууына 80 ел тулуга багышланган «Дөнья Илдар Ханов күзлеге аша» дигән арт-сәгать уздырды. Чара вакытында катнашучылар аның тормыш һәм иҗат юлы турында мәгълүмат алды. Балалар шулай ук аның нәкъ менә Чаллыда сынчы-монументчы буларак танылу алуы турында белде. 

IMG-20251115-WA0002
IMG-20251115-WA0004

Презентация слайдлары Энтузиастов бульварындагы танылган «Саклаучы фәрештә», «Тормыш агачы», «Эволюция», «Гармония», «Уяну» сыннары, «Ватан-ана» монументы, «Энергия», «Метеорит» һәйкәлләре белән таныштырды. Очрашуда катнашучылар, «Бар диннәр гыйбадәтханәсе» фильмыннан өзек карап, Казан янындагы Иске Уракчыда әлеге гыйбадәтханәнең төзелеше турында кызыклы мәгълүматлар алды. Чара азагында яшьләр «Илдар Ханов – дөнья кешесе» фильмыннан өзекне карады, ул бу серле һәм талантлы кеше кем соң ул дигән сорауга җавап табарга ярдәм итте: ул укытучы, сәнгать кешесе, дөнья кешесе. Очрашу балаларга останың иҗади мирасы турында кыйммәтле белемнәр алырга мөмкинлек бирде, чын сәнгать һәм илһам рухына кереп чумдырды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: