«Бер-беребезне аңларга өйрәнәбез» уйланулар сәгате (12+)

14 ноябрьдә 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге Халыкара толенрантлык көненә багышланган «Бер-беребезне аңларга өйрәнәбез» дигән уйланулар сәгате уздырды.  Толерантлык – физик, мәдәни яки социаль үзенчәлекләренә карамастан, башкаларны хөрмәт итү һәм кабул итү. Әңгәмәдә катнашучылар толерантлык һәм аның әһәмияте турында фикер алышты, көнкүреш тормышта толерантлык мисалларын карады, башка мәдәният, дин яки тормышка икенче төрле карашы булган кешеләргә нинди мөнәсәбәттә булырга кирәклеге турында үз фикерләрен әйтте. Укучылар күнегүләрдә – «Дус өчен яхшы сүзләр», «Толерантлыкка тест» релаксаторында катнашты, толерантлы аралашу кагыйдәләрен төзеде һәм әлеге тема буенча матур әдәбият белән танышты.  

Поделиться: