«Иң гүзәл, иң якын!» игелек дәресе (6+)

11 ноябрьдән 14 ноябрьгә кадәр 8 нче санлы балалар китапханәсе, «Алдынгы укучы: укыйбыз, өйрәнәбез, иҗат итәбез!» программасы кысаларында, яшь укучылар өчен «Иң гүзәл, иң якын!» дигән игелек дәресе уздырды.

(1) IMG_1687
(2)IMG_1759
(3)IMG_1662
(6)IMG_1694
(5)IMG_1761
(4) IMG_1679
Китапханәче Әниләр көне тарихына мавыктыргыч сәяхәт үткәрде, аның тирәнгә киткзн тамырларын һәм төрле мәдәниятләрдә мәгънәсен ачты. Балалар аналарга багышланган күпсанлы матур әсәрләр, үзәгөзгеч җырлар һәм шигырьләр турында белде. 
«Әни – иң төп сүз» викторинасы уен формасында үтте, анда һәркем ана булу турында белемнәрен күрсәтә алды. Кунаклар әни, гаилә һәм балалар турында табышмаклар чиште, шулай ук һәркем тормышында әнинең зур әһәмияткә ия булуы турында акыллы мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерде. 
Әниләргә ихлас җылы рәхмәт сүзләре белән тулы гөлләмәләр ясау балаларда үзгә бер дулкынландыргыч хисләр уятты. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: