«Бүгенге көндә толерантлык – мәңгегә тынычлык» игелек дәресе (12+)

12 ноябрьдә Халыкара толерантлык көне якынлашканда 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен «Бүгенге көндә толерантлык – мәңгегә тынычлык» дигән игелек дәресе үткәрде.
Китапханәче яшьләргә «толерантлык» сүзенең килеп чыгышы турында искә төшерде, аларга толерантлы шәхеснең төп сыйфатлары, үз-үзеңне толерантлы тоту: бер-береңне ихтирам итү, төрле халыкларның йолаларына, гореф-гадәтләренә һәм мәдәниятенә хөрмәт белән карау, үзара толерантлы мөнәсәбәттә булу турында сөйләде.  

IMG-20251112-WA0020
IMG-20251112-WA0018

Чара вакытында балалар, командаларга бүленеп, маршрут кәгазе буйлап этаплар үтте. «Мактау сүзләре», «Халык акылы», «Мине аңла» станцияләрендә яшүсмерләр үзара аңлашу һәм түземлек шартларында командада эшләргә өйрәнә алды. 
Чара азагында яшьләр толерантлык эмблемасын җыйды, аның чагылышы безгә дуслыкта һәм татулыкта яшәргә ярдәм итә. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: