«Кошларга кышлау авыр, кошларга ярдәм кирәк» әңгәмәсе (6+)

Кышын кошларны саклау өчен күбесенә җимлекләр кую кирәк. Канатлы дусларны авыр вакытта ярдәмсез калдырмыйк һәм бергәләп суыктан һәм ачлыктан коткарыйк. Шәһәр үзәк китапханәсендә узган чарада әлеге сүзләр шигарь сыман яңгырады. 
Кыш – бар кошлар өчен елның иң авыр чоры. Күптәннән билгеле булганча, күп кошлар кыш көне суыктан түгел, ә гадәти туклану булмаудан һәлак була. Шунлыктан, 12 ноябрьдә безнең илдә Россия кошларны саклау берлеге инициативасы буенча барлыкка килгән экологик бәйрәм — Песнәкләр көне билгеләп үтелә.

а у птички есть клювик
готовые кормушки
знатоки природы
птичьи разговоры
изучаем книги
листовка покормите птиц

Чара кунаклары ул кошлар турында бик күп кызыклы фактларны һәм халык сынамышларын, безнең илдә бу көннең ни өчен билгеләп үтелүе, кошларга ашарга нәрсә бирергә ярый, ә нәрсә ярамый икәнлеге турында белде, песнәкләр турында шигырьләр тыңлады. Әңгәмәдә балалар канатлы дусларга кышны җиңелрәк уздырып җибәрергә ярдәм итү өчен нишләргә кирәклеген ачыклады. Шулай ук кошлар  өчен нинди җимлекләр булуы һәм кошларны ничек дөрес ашатырга икәнлеге турында мәгълүмат алды. 
Катнашучылар безнең якларда кышларга калучы кошлар турында булган белемнәре буенча ярышты. Алар моның өчен табышмаклар чиште һәм шул кош белән рәсемне тапты. 
Балалар «Кышлаучы һәм күчмә кошлар», «Кошларның сайрашуы» уеннарын уйнады. Катнашучыларга «Кошлар кайтты» дигән игътибарлылыкка хәрәкәтчән уен бик ошады, шулай ук барысы бергә «Кышлаучы кошлар» кроссвордын чиштеләр. 
Чара азагында китапханәче һәркемгә «Кошларны кышын ашатыгыз» дигән мәгълүмат буклеты тапшырды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: