«Авырулардан иж файдалысы» уен элементлары кергән мәгълүмат сәгате (0+)

7 һәм 11 ноябрьдә 10 нчы санлы китапханә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны «Әкиятләр укыйбыз – сәламәтлеккә киңәшләр алабыз» программасы кысаларында мәгълүмат сәгатенә чакырды.
Сәламәт булу мөһим. Бары сәламәт кеше генә чын-чынлап тормыш шатлыгын тоя ала. 1 ноябрьдә Россиядә Салкын тиюдән чыныгу көне билгеләп үтелә. Чыныгу – ул организмның саклану функцияләрен активлаштыру, иммунитетны күтәрүнең бик яхшы ысулы. «Кем чыныгу белән дус, беркайчан да кайгырмый» дигән сүзләр чараның шигаре булды.

10ф. Инфо-час с элементами игры «От болезней всех полезней». Дорожка здоровья
10ф. Инфо-час с элементами игры «От болезней всех полезней». Если хочешь быть здоров
10ф. Инфо-час с элементами игры «От болезней всех полезней». Знакомство с книгой «Румяные щеки»
10ф. Инфо-час с элементами игры «От болезней всех полезней». Советы доктора Плюшевой
10ф. Инфо-час с элементами игры «От болезней всех полезней».Участники мероприятия
10ф. Инфо-час с элементами игры «От болезней всех полезней».Участники мероприятия1

Китапханәче балалар белән чыныгуның файдасы, кагыйдәләре, төрләре һәм үзенчәлекләре турында әңгәмә кылды. Ә «Румяные щеки» җыентыгындагы күңелле шигырьләр, кызык әкиятләр, хикәяләр, табышмаклар һәм санамышлар аңа бу эштә булышты. 
Чара бик кызыклы узды. Балалар табиб Плюшевадан киңәшләр алды, «Сәламәтлек юлы»ннан үтте, туп ярдәмендә «Файдалы-зарарлы» уены уйнады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: