«Без бергә көчле!» әңгәмәсе (0+)

17 нче санлы китапханә хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Без бергә көчле!» исемле кызыклы һәм танып белү әңгәмәсе үткәрде.

17ф. Беседа Вместе мы сила
17ф. Беседа Вместе мы сила
17ф. Беседа Вместе мы сила
Нәниләр халыклар арасында дуслык һәм татулыкның әһәмияте турында белде, Россия, Татарстан Республикасының бай мәдәни мирасын ачып салучы гыйбрәтле хикәяләр һәм әкиятләр тыңлады. Күңелле уеннар һәм кызыклы викториналар аша балалар үзара хөрмәт, татулык һәм үз халкың һәм күрше халыкларның гореф-гадәтләренә карата сакчыл мөнәсәбәтнең кыйммәтенә төшенде. 
Очрашу азагындагы иҗади эш барышында нәни укучылар Республикабызда янәшә яшәүче төрле халыкларга һәм туган якка карата хөрмәт билгесе итеп кәгазь йөрәкчекләр ясады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: