«Әдәби галерея: мультимедиалы киңлек аша караш» проекты кысаларында экскурсия (18+)

11 ноябрьдә шәһәр үзәк китапханәсенең Әдәбият тарихы музеенда традицион экскурсияләр программасы һәм шәһәрнең китапханә белгечләре өчен заманча цифрлы эш мөмкинлекләре тәкъдим ителде. 

photo_5226866906386599794_y (1)
photo_5226866906386599825_y
photo_5226866906386599841_y
IMG_1316
Алар Чаллы әдәбияты дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылды, җирле әдәбият һәм күренекле авторларның иҗаты бай тарихы белән танышты. Чарага килүчеләр шәһәребезнең иҗади үткәне рухына кереп чумды, әдәби берләшмәләр һәм язучылар оешмалары үсеше турында белде. Камазга кадәрге чор әдәбиятына һәм автомобиль гиганты төзелешенең беренче елларына аерым игътибар бирелде. Кунакларга Чаллыда булган танылган язучылар турында сөйләделәр, һәм шулай ук татар шагыйре Нур Баян (1930—1932 нче елларда) һәм балалар язучысы Софья Радзиевскаяларның иҗади эшчәнлекләренә җентекләбрәк тукталдылар.
Мәдәни программаны дәвам итеп Россия Федерациясе Президентының мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә гомуммилли күләмдә иҗади проектларга ярдәм итү өчен гранты белән алынган яңа җиһазлар белән таныштылар. Мобиль интерактив тактаны һәм мәгълүмат терминалын күрсәтү барышында катнашучылар җирле әдәбиятчыларның тормышы һәм иҗаты турында сөйләүче сирәк архив материаллары, видеоязмалар һәм уникаль фотодокументлар белән таныша алды. Экскурсия үткәннәр белән танышу гына түгел, ә заманча технологияләрнең шәһәрнең әдәби мирасын сакларга һәм популярлаштырырга ярдәм итеп, киләчәккә күпер дә булды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: