«Татарча диктант» Бөтендөнья белем бирү акциясе (0+)

Бесплатно
Время проведения: С 14 по 16 ноября 2025 года

14 ноябрьдән 16 ноябрьгә кадәр бөтен дөньяда татар телендә белемлелек дәрәҗәсен тикшерүгә һәм туган телне популярлаштыруга юнәлдерелгән «Татарча диктант» Бөтендөнья белем бирү акциясе узачак. Әлеге зур күләмле чара татар теленә битараф булмаган меңләгән кешеләрне – мәктәп укучыларын, студентлар, укытучсылар, галимнәр, мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләрен, журналистларны, иҗади кешеләрне, шулай ук татар телен өйрәнүче һәм аны ихтирам итүче башка милләт вәкилләрен берләштерә. Акциядә катнашу ирекле һәм Россия һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә барлык теләге булганнар өчен бер үк вакытта бушлай уздырыла. Яше, белеме, дине, һөнәре, җенесе, гаилә хәле һәм кызыксынуларына карамастан һәркем катнаша ала. 

Поделиться: