Муниципаль китапханәләр белгечләре арасында «Яшьләр белән эш буенча елның иң яхшы китапханәчесе» һөнәри бәйгесе

Бесплатно
Время проведения: С 1 ноября по 28 ноября 2025 года

2025 елның 1 ноябреннән 28 ноябренә кадәр «Республика яшьләр китапханәсе» ТР ДБМУсе муниципаль китапханәләр белгечләре арасында «Яшьләр белән эш буенча елның иң яхшы китапханәчесе»  дигән һөнәри бәйге уздыра. 

Бәйге дүрт номинация буенча үткәрелә:
— Үзәк китапханәләр һәм шәһәр җирлеге китапханәләре хезмәткәрләре арасында яшьләр белән эш буенча елның иң яхшы китапханәчесе,
— Авыл җирлеге үзәк китапханәләре хезмәткәрләре арасында яшьләр белән эш буенча елның иң яхшы китапханәчесе,
— Шәһәр китапханә филиаллары хезмәткәрләре арасында яшьләр белән эш буенча елның иң яхшы китапханәчесе,
— Авыл китапханә филиаллары хезмәткәрләре арасында яшьләр белән эш буенча елның иң яхшы китапханәчесе.

Бәйгедә катнашу өчен 2025 елның 25 ноябренә кадәр, электрон теркәлү формасын тутырып (Нигезләмәгә 1 нче кушымтага ярашлы гариза формасы), гариза бирергә кирәк. Гаризада «Иң яхшы – район/шәһәр исеме – катнашучының фамилиясе» исеме астында болыт сервисларында (Яндекс.Диск, Google Диск, Мail.ru) урнаштырылган документлар пакетына сылтама күрсәтелә.

Белешмәләр өчен телефон: (843) 523 55 09.
Бәйгенең нигезләмәсе һәм гариза тутыру формасы МОНДА

Поделиться: