«Гаджетларга бәйлелек: Нәрсә ул һәм аннан ничек котылырга?» әңгәмә (12+)

8 ноябрьдә 6 нчы санлы китапханәдә «Китаплы яллар» проекты кысаларында «Гаджетларга бәйлелек: Нәрсә ул һәм аннан ничек котылырга?» дигән әңгәмә үткәрелде. Балалар чарада хәзерге заманда гаджетлар һәм интернетны куллануның зарары һәм файдасы турында белде. Интернетка бәйлелекнең формалары, төрләре, билгеләре турында мәгълүмат алдылар. Елена Бурьеваның «По ту сторону экрана» дип аталган мавыктыргыч биш тарихыннан берсен тыңладылар һәм фикер алыштылар.

CYMERA_20251107_154518
IMG_20251107_134205_994
IMG-20251107-WA0015

«Сказка про Веронику и режим дня» укучыларга ничек итеп гаджетлар белән дөрес мөнәсәбәтләр булдырырга икәнлегенә төшенергә ярдәм итте. Балалар виртуаль дөньяда уздырылучы вакытны чикләүнең әһәмияте турында белде. Шулай ук чарада катнашучылар бу тема буенча социаль видеоролик карады һәм гаджетларга бәйлелеккә каршы көрәш ысуллары турында белде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: