«Халыклар күп – ил берәү» тарихи-танып белү сәгате (12+)

5 ноябрьдә 13 нче санлы китапханә хезмәткәре Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чара уздырды. Бу Россиянең иң яшь һәм иң әһәмиятле бәйрәмнәренең берсе, ул Россиянең көче аның бар халыклары бердәмлегендә икәнен символлаштыра. 
«Россия бердәм булганда – аңа киртәләр куркыныч түгел» дигән тарихи экскурс барышында чарада катнашучылар Болганчык еллар тарихын, халык ополчениесе батырлыгын искә төшерде. Минин һәм Пожарский җыйган халык ополчениесе күпмилләтле була. Анда иңгә-иң рус сугышчылары, татарларның атлы гаскәре, марилар, чуашлар, мордвалар һәм башка халыклар көрәшкән. Аларны милләт түгел, ә уртак максат – Ватанны азат итү берләштергән. «Көч күптөрлелектә» интерактив блогы катнашучыларны Россия территориясендә яшәүче халыкларның бәйрәмнәре, мәдәнияте, йолалары белән таныштырды. 

Поделиться: