«Тату гаилә – ул син һәм мин!» танып белү-күңел ачу программасы (0+)

1 ноябрьдә «Китаплы яллар» проекты кысаларында 15 нче санлы китапханә балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Тату гаилә – ул син һәм мин!» дигән танып белү-күңел ачу программасы уздырды.
Чарада катнашучыларны Китаплар Патшабикәсе һәм китапханә клоуны Дускай каршы алды. Әкият геройлары белән бергә китапханәгә килүчеләр үз гаиләләренең яраткан китаплары турында фикер алышты һәм аларңан өзекләрне кычкырып укыды. Иҗади остаханәдә яшь рәссамнар яраткан китапларының портретларын ясады. Шулай ук өлкәннәр һәм яшь укучылар «Яшәгән ди булган ди, әкияти гаиләләр» викторинасы сорауларына җавап бирде, «Әйләнчекләр» һәм «Әйдәгез, күзалдына китерик…» әдәби уенннарын уйнады, «Агачларда карбызлар» һәм «Кыстыргычлар белән табышмаклар» бәйгеләрендә катнашты.

IMG_20251101_111627
IMG-20251101-WA0021
IMG-20251101-WA0027
IMG-20251101-WA0035
IMG-20251101-WA0052
IMG-20251101-WA0054
IMG-20251101-WA0074
IMG-20251101-WA0084
IMG-20251101-WA0097
IMG-20251101-WA0103

Чара вакытында «Китап уку өчен гаилә почмагы» фотозонасы эшләде, анда теләге булган һәркем үзенең яраткан китабы белән истәлеккә фотога төшә алды.
Чара «Теремкәй» курчак театрын күрсәтү белән тәмамланды.
Программада катнашучылар гаилә белән уку традициясе – ул файдалы һәм рәхәт ял, һәм гаиләгә үзара якынаю өчен мөмкинлек дигән нәтиҗә ясады.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: