«Әкияти ил» викторинасы (6+)

29 октябрьдә 3 нче санлы китапханәдә көзге каникуллар вакытында кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Әкияти ил» викторинасы узды. Укучылар яраткан әкият геройларын искә төшерде, викторина сорауларына җавап бирде, уеннар уйнады һәм әкият кроссворды чиште. 

20251029_113435
IMG-20251029-WA0130
IMG-20251029-WA0131
IMG-20251029-WA0139

Уен күңелле, кызыклы узды һәм хис-кичерешләргә бай булды. Барлык катнашучылар биремнәр үтәгәндә җитезлекләрен һәм тапкырлыкларын, рус һәм чит ил язучыларының әкиятләрен яхшы белүләрен күрсәтте. Яшь кунаклар китапны яратуларын һәм аның белән дус булуларын исбатлады. 
Чара азагында балалар бик мавыгып «Яраткан китаплар битләре буйлап» дигән күргәзмәдә тәкъдим ителгән китапларны укыды һәм өйрәнде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: