«Чарушинда кунакта» танып белү сәгате (6+)

29 октябрьдә, мәктәп каникуллары көннәрендә, 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге балалар өчен «Чарушинда кунакта» дигән танып белү сәгате уздырды. Катнашучылар балалар язучысының тормышы һәм иҗаты белән танышты, аның табигатьке мәхәббәте хайваннар турында матур хикәяләргә әверелүе турында белде. 

1761735183710
1761736429229

Балалар «Тасвирлау буенча хайванны таны» викторинасы сорауларына җавап бирде, язучының «Кошка Маруська», «Волчишко», «Медвежата» хикәяләреннән өзекләрне укыды һәм укыганнары буенча фикер алышты. Шулай ук балалар табышмаклар чиште, җәнлекләрнең эзләрен таныды,  теләге булганнар үзләренең йорт хайваннары рәсемнәрен ясады һәм аларны ничек кайгыртулары турында сөйләде. Чара азагында балалар үз йорт хайваннары турында тарихлар белән уртаклашты.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: