«Көз буяулары» уен программасы (6+)

Көзге каникулаларда шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре укучылар өчен «Көз буяулары» дигән уен программасы үткәрде. 

краскиосени4
краскиосени5
краскиосени6
краскиосени10
краскиосени12
краскиосени16
краскиосени19
краскиосени20

Каникуллар башланды, һәм димәк, аларны кызыклы һәм күңелле итеп уздырырга кирәк! Балалар моның өчен китапханәгә килде. Уен программасы җылы сәламләүдән башланды. Командаларга бүленеп, чарада катнашучылар әлеге гүзәл ел фасылы – көз турында үзләренең барлык белемнәрен күрсәтте. Ашарга яраклы һәм агулы гөмбәләрне ачыкладылар, аларның нәрсә белән аерылуын белделәр. Төрле агачларның яфраклары нинди булуын искә төшерделәр. Аннан кала «Яшелчәне таны», «Рәссам» һ.б. күңелле уеннар уйнадылар. Укучылар көзге яхшы кәеф алды һәм вакытларын күңелле итеп уздырды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: