«Ханов коды: юлламаның серенә төшен» квизы (12+)

Тиздән, 3 ноябрьдә Чаллы шәһәренең мәдәни йөзенә зур өлеш керткән Илдар Хановның тууына 85 ел була. Көзге мәктәп каникуллары көннәрендә 13 нче санлы китапханәдә өлкән сыйныфлылар өчен квиз оештырылды, анда катнашучылар иҗади кодны чишәргә кирәк булды. Бу код ярдәмендә Илдар Ханов бетонда, пыялада һәм металлда үз идеяләрен шифрлаган. 

13 ф. 28.10.25 Квиз Код Ханова 2
13ф. 28.10.25 Квиз Код Ханова 1

Квизның «Мин Илдар Ханов турында нәрсә беләм» дигән беренче раунды – күнегүләр булды, катнашучылар останың биографиясе буенча сорауларга җавап бирде. Җаваплар тулы итеп бирелде. Кайбер балалар Галәм гыйбадәтханәсеннән (Барлык диннәр гыйбадәтханәсе) алган кичерешләре белән уртаклашты. «Символ һәм хәреф» – рәсем сәнгате, графика һәм архитектура турында раунд. Ул балаларны уйланырга мәҗбүр итте.  Чөнки оста гадәти булмаганча, образлар һәм символлар белән фикерләгән. Йомгаклау раунды – «Шәһәрдә мирас». Катнашучылар фотолар һәм тасвирламалар буенча Илдар Хановның Чаллыдагы һәм Татарстандагы танылган эшләрен таныды.
Барлык балалар да активлык күрсәтте һәм Илдара Ханов «коды» – мәхәббәт һәм ышаныч коды , дигән нәтиҗә ясады. Ул гади биналар гына төземәгән, ә мәдәниятләр, диннәр һәм кешеләр арасында күперләр булдырган,  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: