«Россиянең көче – халык бердәмлегендә!» тарихи дәресе (12+)

28 октябрьдә 23 нче санлы китапханәдә Халыклар бердәмлеге көне якынлашканда өлкән сыйныфлылар өчен «Россиянең көче – халык бердәмлегендә!» дигән тарихи дәрес узды. 

1. 23ф. Исторический урок – «Сила России – в единстве народа!» (12 )
2. 23ф. Исторический урок – «Сила России – в единстве народа!» (12 )
Чара әһәмиятле тарихи вакыйгалар турында искә төшерү генә түгел, ә зур илебездә яшәүче төрле халыкларның бердәмлеге аның төп кече булганлыгы һәм булып калуын тирән аңлау булдыру максатларында оештырылды. 
Дәрес үткәннәргә мавыктыргыч экскурстан башланды. Китапханәче Россия тарихының нәкъ менә халыклар бердәмлеге төп роль уйнаган мөһим вакыйгалары турында сөйләде. 
Тарихи дәрес үткәннәр белән генә чикләнмәде. Хәзерге Россиядә дә бердәмлекнең чагылышына игътибар бирелде. Мәдәниятара диалог, күптөрлелеккә хөрмәт, бердәм дәүләт составында һәр халыкның милли үзенчәлеген саклауның мөһимлеге турында мәсьәләләр буенча фикер алышынды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: