«Көзге ассорти» уен-викторинасы (6+)

27 һәм 28 октябрьдә 10 нчы санлы китапханә мәктәп яны лагерена йөрүче балаларны көзгә багышланган чарага чакырды. 
Балалар күптөрле уеннар һәм бәйгеләрдә катнаша алды: «Көзге табышмаклар» бәйгесендә табышмаклар атмосфера күренешләренә, сынамышларга, уңыш алуга багышланган иде, «Әкияти көз» викторинасында әкиятләр буенча сораулар бирелде, «Көзге рәссам» бәйгесендә төсле карандашлар ярдәмендә саннар буенча рәсемне йөртеп чыгарга һәм аны матур, күңелле итеп ясарга кирәк булды. «Күркәләр җыябыз», «Читән» уеннары һәм «Көзге конструктор», «Алдакчы табышмаклар» һ.б. бәйгеләр дә булды.

10ф. Игра-викторина «Осеннее ассорти». Игра «Запасаем шишки»
10ф. Игра-викторина «Осеннее ассорти». Конкурс «Осенний конструктор»
10ф. Игра-викторина «Осеннее ассорти». «Плетень»
10ф. Игра-викторина «Осеннее ассорти». Конкурс «Осенний художник»
10ф. Игра-викторина «Осеннее ассорти»

Балалар йөзендәге шат елмаю – ул аларның вакытлары китапханәдә файдалы һәм күңелле узганын күрсәтүче иң яхшы билге! Кызыклы китаплар, уеннар һәм дуслар белән аралашу балалар йөрәкләрендә якты эз калдыручы онытылмас мизгелләр тудыра. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: