«Яшь эшмәкәрләр» әңгәмә-уены (12+)

27 октябрьдә көзге каникуллар вакытында 15 нче санлы китапханә яшүсмерләр өчен «Яшь эшмәкәрләр» дигән әңгәмә-уен уздырды.
Чара башында балалар «икътисад» сүзенең мәгънәсен искә төшерде, китапханәче белән хәзерге дөньяда финанс грамоталылыгының асылы турында әңгәмә корды. 

IMG_20251023_142132
IMG_20251023_144027

Уен «Икътисад әдәбиятта», «Урман хуҗалыгы», «Икътисади энциклопедия» һәм «Музыкаль кафе» дигән дүрт раундтан торды. Командаларга бүленеп, малайлар һәм кызлар икътисади грамоталылыкта ярышты. Һәр дөрес җавап өчен алар берәр купюра алды. Яшьләр финанс өлкәсендә яхшы белемнәрен генә түгел, ә тапкырлык, җитезлек һәм командада эшли белүләрен дә күрсәтте. 
Уен азагында яшүсмерләр «Мәктәп укучылары өчен икътисад» видеоязмасын карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: