Үзәк китапханә «Печ’Art» дип аталган сәнгать фестиваленә чакыра (6+)

Хөрмәтле чаллылылар һәм шәһәребез кунаклары!

«Сәнгать төне» Бөтенроссия акциясе кысаларында китапханә мавыктыргыч «Печ’Art» фестиваленә чакыра. Чара Мероприятие организовано при поддержке Президентның мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән оештырылды һәм ул гаиләләр өчен онытылмас матур вакыйга булачак!
Көн дәвамында 16:00 дан 19:00 сәгатькә кадәр китапханәдә күпсанлы интерактив мәйданчыклар эшләячәк, анда һәркем яшенә карамастан күңеленә хуш килгән кызыксыну чарасы таба алачак. Бу гаилә белән графика, әдәбият, музыка һәм биюләр дөньясына керем чумарга уникаль мөмкинлек.

Фестивальнең программасы бай һәм күптөрле:

16:00 сәгатьтән барлык кунаклар өчен түбәндәне чаралар эшен башлаячак:
Күргәзмәләр: Йошкар-Ола, Казан, Түбән Кама һәм Чаллыдан рәссам-иллюстраторларның зур төбәк төркемле күргәзмәсе ачылу.
Эксклюзив презентация: Мәскәү кунагы, график Олеся Петрова-Книгина испан рәссамы Луис Ортегиның  тирән офорт басу техникасында башкарылган рус язучылары портретлары сериясен тәкъдим итәчәк.
Иҗади остаханәләр: «Идеяләр» мастер-класслары һәм шәхси «Экслибрис» ясау.
Интерактив мәйданчыклар: «Шәүлә театры» һәм балалар өчен «Комикс-лаборатория», «Сәнгатьтән дөньяны танып белүгә» инсталляциясе, җыр-моң сөючеләр өчен «Тере тавыш» һәм «Винил-пати» аудио-киңлеге.

Аралашу: «Дөньядан открытка буйлап» посткроссинг сөючеләр өчен очрашу.

17:00 сәгатьтән сезне үзенчәлекле вакыйгалар көтә:
Профессиональ мастер-класс: «OfortPro» (Мәскәү) басма графика рәссамнары берлеген оештыручы Олеся Петрова-Книгинадан.
Хәрәкәтчән биюләр: «Яңа шәһәр» борынгы һәм кельт биюләре клубы бар кунакларны үзенең дәртле чыгышы белән сокландырачак. 
Әдәби иҗат:  «Сәнгать көче сүздә» Фанфикшен мәйданчыгы.
Яшьләр проектлары: «Идеядән китап тууга кадәр» Кама сәнгать һәм дизайн институты студентлары күргәзмәсе.

«Печ’Art» фестивале — ул гадәти һәм заманча сәнгать очраша торган, китап иҗат өчен илһам чыганагына әйләнә торган урын. Бу ноябрь кичен матур, кызыклы һәм файдалы итеп китапханәбездә уздырырга чакырабыз!

Сезне 1 ноябрьдә 16:00 дан 19:00 сәгатькә кадәр Чаллы, Ямашев бульвары, 4/14А йорты адресы буенча көтеп калабыз.
Керү ирекле!
Белешмәләр өчен телефон: 8 (8552) 70-02-26, 8-917-271-27-47.

Сәнгать дөньясына рәхим итегез!

Поделиться: