«Шагыйрьләр Җиңү җырын җырлый, халык данын яулый…» Г. Тукай исемендәге XV Республика Махсус шигырь укучылар бәйгесе (6+)

25 октябрьдә Үзәк балалар модель китапханәсендә Габдулла Тукай исемендәге махсус шигырь укучылар бәйгесенең район этабы узды. Бәйге гражданлык һәм сугышчан батырлыкка, Ватанны саклаучылар елына һәм 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды.  

attachment (1)
attachment (2)
attachment
Бәйге татар шагыйрьләре, язучыларының иҗатын саклау һәм популярлаштыруның мөһимлеген, шулай ук үсеп килүче буын арасында әдәби иҗатны үстерү, балалар һәм яшүсмерләрдә милли үзаң һәм патриотлык тәрбияләүнең әһәмиятен ассызыклады. 
Катнашучылар татар һәм рус телләрендә әсәрләрне яттан сөйләде. Жюри һoр катнашучыны игътибар белән тыңлады, аларның чыгышларын алдан билгеләнгән критерийлар буенча бәяләде. Жюри составында:
Гөлнара Харис кызы Иксанова – Р. Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе директоры урынбасары
Лилия Фәис кызы Гыйбадуллина – Россия шагыйрәсе һәм язучысы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Сажидә Сөләйманова премиясе лауреаты. 
Айрат Әсләхетдин улы Шәйхетдинов – Чаллы шәһәре язучысы, чТатарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы.
Барлык конкурсантлар катнашучы дипломнары алды. Бәйге нәтиҗәләре буенча 3 катнашучы җиңүче дип табылды:
«Кече яшьтәге төркем (1 – 4 нче сыйныфлар)» төркемендә –  Бәдретдинова Риана Илнур кызы, 57 нче «Притяжение» гимназиясе.
«Урта яшьтәге төркем (5 – 8 нче сыйныфлар)» – Шәрипова Сөембикә Илдар кызы, 59 нчы «Адымнар-Чаллы» гимназиясе.
«Өлкән яшьтәге төркем (9 – 11 нче сыйныфлар)» – Вәлиева Наилә Рөстәм кызы, Гали Акыш исемендәге 84 нче Лицей-интернат.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: