«Мәңге тере классика» әдәби сәгате (12+)

 

23 октябрьдә 1 нче санлы китапханә «Мәңге тере классика» дигән әдәби сәгать уздырды. Чара барышында китапханәче бар заманнарда актуаль рус һәм чит ил классикасы әсәрләренә күзәтү-әңгәмә үткәрде. Катнашучылар россия авторларын искә төшерде: Ф. Достоевскийның «Преступление и наказание», И. Гончаровның «Обломов»; китап, автор исемнәрен атады, тасвирлаган буенча геройларны таныды. Зур кызыксыну белән М. Шолоховның «Судьба человека», В. Катаевның «Сын полка» әсәрләреннән өзекләрне укыганны тыңлады. Мондый чаралар классик әдәбиятны популярлаштырырга һәм укучыларны язучыларның биографияләре һәм аларның иҗаты белән якыннанрак таныштырырга ярдәм итә. 

Поделиться: