«Күңел хисләремне сүзләргә салам» әдәби-музыкаль композиция (12+)

Сергей Есенин исеме һәрвакыт халык тарафыннан яратылачак һәм хөрмәт ителәчәк. Аның бар тормышы шигърияткә багышланган. Аның шигырьләре яхшылыкка чакыра, гүзәллек хисе, табигатькә, туган якка мәхәббәт тәрбияли. Алар безне бүген дә дулкынландыра һәм үзенә җәлеп итә. Шәһәр үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Кама дәүләт автомеханика техникумы укучылары өчен танылган рус шагыйре Сергей Александрович Есенинның тууына 130 ел тулуга багышланган «Күңел хисләремне сүзләргә салам» дигән әдәби-музыкаль композиция үткәрелде. 

86fba7bc-772f-40cb-8661-73beb547d6ac
a97a93e8-9bb5-4fed-a984-158727fc71a6
a7719bf9-c35c-4eca-9f82-3f0252a53738
ee68ab7b-540a-4b02-939d-183d5f937bf0

Чарада катнашучылар күркәм язучы иҗатының шигъри дөньясы буйлап мавыктыргыч сәяхәт кылды, образлар тирәнлеген, хисләр көчен һәм рус сүзенең матурлыгын тойды.  Композициядә шагыйрьнең туган җир, табигать, мәхәббәт турында шигырьләре яңгырады. Катнашучылар аның тормышындагы бәхетле һәм фаҗигале мизгелләре, шагыйрь йөрәгендә һәм иҗатында югалмас эз калдырган хатын-кызлар – А. Изряднова, З. Райх, А. Миклошевская, һәм әлбәттә инде, америка биючесе Айседора Дункан белән мөнәсәбәтләре турында белде. Соңгысы артыннан Есенин Россиядән китә, озак ллера Европа һәм Америка буйлап сәяхәт итә. С. Есенин турында кинохроникадан өзекләр, укучыларның шигырьләр укуы һәм шулай ук Наталья Будина башкаруында автор шигырьләренә язылган җырлар залны есенин хис-тойгыларына күмде.   

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: