«Китап каян килгән» китапханә дәресе (6+)

16 октябрьдә 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре беренче сыйныфлылар өчен «Китап каян килгән» дигән китапханә дәресе уздырды. Матур рәсемле презентация блән үрелеп барган әңгәмә барышында балалар китапның китапханәләргә һәм кибетләргә килеп эләккәнче нинди юллар үтүе турында белде. Видео ярдәмендә яшь укучылар кәгазь җитештерү эше белән танышты, урман кисүчеләр һәм эретеп ябыштыручылар ничек эшләве турында белде, типографиядә экскурсиядә булды һәм китапның ничек тууын күрде. Укучылар шулай ук агач чималын кисү һәм кәгазь ясау машиналары, типографиядә өч мөһим һөнәр ияләрее: җыючылар, басучылар, китап төпләүчеләр эшләве турында мәгълүмат алды. Чара азагында кызлар һәм малайлар китапларга карата сакчыл мөнәсәбәт кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерде. 

IMG_20251016_125116
IMG_20251016_130338
IMG_20251016_130553

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: