«График сүзләр дөньясы» проекты: офорт сәнгате әдәбияттан илһам ала (12+)

Чаллы шәһәр үзәк китапханәсендә «График сүзләр дөньясы» проекты — Президентның мәдәни инициативалар фондының 2025 елда беренче бәйгесе җиңүчесе старт алды.

9a3kfFF4JzbNYDG1Qjkeyhl1OHlu7to2R5OK-XJ-jjH1mRRB7zpbzZPffDlqJwnDeNPv4bSKbDaZoo9wWPTrsY06
IMG_0617
IMG_0620
IMG_0627
LcuBT3fh3HqH9gb2lk2thyXDsvJoNkSHFNFYnwKsZiy3mGyYVvBMNWvcmXGFiMpF6E1skkAQq0ZN6PTAi5eA1Yhe
s824RKT9zEUStXoixSn-WIEiIRr55ZUKnlUkal9Jf0b58D8FWzinyYiT5kK1aLedxMOKXdkvepwegHQ-eXc50sJq
T-KCIkC7oWfL-swdeUssA1P8cjOzGwAtbIN3CESD8WZNmv_47TrdVfv0V9N186xNikk_OHnPe9aao8QEtbIUm0_e

Проект турында:
«График сүзләр дөньясы» — ул китапханәнең сәнгать бүлеге базасында инновацион мәдәни мәйданчык, анда яшьләр (15-21 яшь) үзләре өчен график сәнгать һәм әдәбият арасында бәйләнеш таба ала. Проект чараларының максаты — иҗади потенциалны уяту һәм гамәлләр аша укуга карата кызыксынуны торгызу. 
Иҗатның төп коралы:
Проектның беренче һәм иң әһәмиятле нәтиҗәсе профессиональ офорт станогы алу булды. Бу безнең төбәк китапханәләре өчен уникаль җайланма, ул мастер-класслар үткәрү өчен җәлеп иткеч үзәккә әйләнәчәк, анда катнашучылар офорт техникасында иллюстрацияләр ясарга өйрәнә алачак.

Проект ничек тормышка ашырылачак:
Программада — интерактив лекцияләр, рәссамнар һәм язучылар белән очрашулар, воркшоплар һәм кейс-стадлар. Катнашучылар иҗатчы юлын үтәчәк: китап сайлау һәм эскиз ясаудан алып офорт станокта үз иллюстрацияңне бастырып чыгару һәм күргәзмә оештыруга кадәр. 
Проектны йомгаклап «Печ’Art» зур арт-фестивале узачак, анда проект кысаларында тудырылган барлык эшләр тәкъдим ителәчәк. 
Без яшьләрне китапханәгә җәлеп итеп кенә калмыйбыз – без илһам, үзүсеш һәм сәнгать, китап арасында тере аралашу өчен киңлек булдырабыз.
Чараларга язылу башланганны белү өчен, безнең яңалыкларны күзәтеп барыгыз!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: