А.С.Грибоедовка багышланган әдәби-музыкаль композиция (12+)

Быел Александр Сергеевич Грибоедовның тууына 200 елдан артык һәм аның «Горе от ума» пьесасының беренче тапкыр басылып чыгуына 200 ел тулды. 

3 photo_5440513461747579206_y
2 photo_5440513461747579200_y
4 photo_5440513461747579209_y
5 photo_5440513461747579201_y
1 photo_5440513461747579197_y

Шәһәр үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге әлеге вакыйга уңаеннан әдәби-музыкаль композиция тәкъдим итте. Чарага килүчеләр үзләре өчен 19 нчы гасыр әдәбиятының бик кызыклы, талантлы, акыллы шәхесен ачты. Моңа кадәр алар язучы турында бик күп белмәсә дә, тормышта һәр адымда диярлек аның бөек пьесасындагы цитаталар белән очрашуларына төшенде. Катнашучыларга фильмнардан өзекләр күрсәтелде, фильмнан танылган Чацкий монологын карадылар, Грибоедов вальсларын тыңладылар. Унтугызынчы гасыр башында бик популяр булган бию буенча мастер-класста бик теләп катнаштылар.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: