«Күрмәгән-белмәгән юлларда» әкияти сәяхәт (0+)

15 октябрьдә 8 нче санлы балалар китапханәсе, «Букчадагы китаплар: балалар өчен иң яхшы әдәби уку» әдәби проектын тормышка ашыру кысаларында, яшь укучылар өчен «Күрмәгән-белмәгән юлларда» дигән әкияти сәяхәт оештырды.

(2)image-15-10-25-10-09-4
(3)image-15-10-25-10-09-5
(4)image-15-10-25-10-09-6
(5)image-15-10-25-10-09-7
(1)image-15-10-25-10-09-2

Балалар әдәби һәм халык әкиятләре иле буйлап әкияти сәяхәткә юл тотты, яраткан әкиятләрен искә төшерде, «Әкиятне таны», «Геройларны аларның портретлары буенча таныйбыз», «Иллюстрация буенча әкиятне таны» дигән күңелле бәйгеләрдә катнашты. «Минем яраткан әкият герое» бәйгесендә пазллардан яраткан әкият геройларын җыеп карадылар. Очрашу кызыклы, күңелле һәм файдалы булды. Барлык катнашучылар биремнәр үтәгәндә көчләрен, җитезлекләрен һәм тапкырлыкларын күрсәтте. Әкияткә сәяхәт тәмкам, әмма әкият һәрвакыт укучысы белән кала, бары тик китапханәдә китапны алырга, аны ачарга һәм укырга гына кирәк. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: