«Хайваннар турында яраткан китап битләре буйлап» әдәби сәгате (0+)

15 октябрьдә яшь укучылар өчен китапханәдә әдәби сәгать узды. Китапханәче катнашучыларга хайваннар турында яраткан китаплар битләре буйлап сәяхәт кылырга тәкъдим итте. 
Табигать турында китаплар укып, без үсемлекләр, хайваннар дөньялары турында белем туплыйбыз, табигать күренешләрен күзәтәбез. Әмма табигать турында күп белү генә түгел, ә планетабызда хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау, табигый байлыкларны аңа зарар китермичә генә кулланырга өйрәнү мөһимрәк. 

мама помоги
а давай поищем вместе
бюро находок
совместное творчество
ты знаешь кто это
увлекательный мир животных
я уже сама большая

Моны балалар язучылары да аңлаган. Чөнки кешеләрне һәрвакыт «Ни өчен кайбер кошлар кышлаучы, ә икенчеләре җылы якка оча?», «Хайваннар кышны ничек уздыра?», «Ни өчен җәен – яңгыр, ә кышын кар ява?» дигән сораулар борчый.
Әлеге һәм башка сорауларга җавапларны табигать, хайваннар һәм аларның үзара мөнәсәбәтләре турында язган язучылар әсәрләрендә табарга була.
Балаларга үзләренең хайваннар, табигать турындагы әсәрләрен Евгений Чарушин, Виталий Бианки, Михаил Пришвин, Константин Паустовский һ.б. язучылар багышлаган. Аларның күбесе файдалы белемнәргә бай булган, табигатьне актив өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләгән. 
Балалар әти-әниләре белән бергә «Хайваннар әкиятләрдә» викторинасында, «Әкиятне таны», «Табышлар бюросы» бәйгеләрендә катнашты. Хайваннар турында китаплардан торган «Әкияти урман» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. 
Чара «Лисичка-сестричка и серый волк» һәм «Колобок» мультфильмнарын карау белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: