Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында аттестациягә йомгак ясалды

2025 елның 8 октябрендә «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУсендә төп хезмәткәрләрнең пландагы аттестациясе узды. Чара кадрлар потенциалын бәяләү һәм хезмәткәрләрнең һөнәри компетенциясен арттыру буенча эш планына ярашлы рәвештә үтте. 

IMG_1848
IMG_1832
IMG_1834
IMG_1835
IMG_1836
IMG_1837
IMG_1838
IMG_1839
IMG_1841
IMG_1843

Аттестацияне максаты эшчеләрнең квалификациясен, әзерлек дәрәҗәсен һәм һөнәри компетенцияләрен бәяләү, шулай ук аларның алга таба үсеш перспективаларын ачыклау булды. Аттестация комиссиясе китапханәчеләр, библиографлар, методистлар һәм башка белгечләрнең эшчәнлегенз күпьяклы анализ ясады. Процессның мөһим елеше тест үткәрү булды, ул хезмәткәрләрнең белемнәрен һәм күнекмәләрен объектив бәяләргә мөмкинлек бирде. 
Чара нәтиҗәләре буенча комиссия хезмәткәрләрнең югары дәрәҗә һөнәри әзерлеген билгеләп үтте. Барлык аттестация үтүчеләр биремнәрне уңышлы үтәде һәм үз  квалификацияләрен күрсәтте.
«ҮКС» МБУ администрациясе барлык хезмәткәрләргә актив катнашулары һәм һөнәри үсешкә омтылулары өчен рәхмәт белдерә!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: