«Патриотлар китабы» видеороликлар бәйгесе (12+)

Бесплатно
Время проведения: С 10 октября по 17 ноября 2025 года

«Республика яшьләр китапханәсе» ТР ДБМУсе 2025 елның 10 октябреннән 17 ноябренә кадәр «Патриотлар китабы» дигән видеороликлар бәйгесе уздыра. Аның максаты – Россиянең  бөек ил буларак тарихи үткәненә һәм бүгенгесенә багышланган хәзерге заман патриотик әдәбияты нигезендә яшьләр арасында белемнәрне популярлаштыру, шулай ук тарихи һәм мәдәни мирасны саклау. 

Бәйгедә катнашу өчен 15-35 яшьлек яшүсмерләр һәм яшьләр чакырыла. 
Гаризалар һәм бәйге эшләре 2025 елның 10 октябреннән 10 ноябренә кадәр кабул ителә.

Бәйге турында мәгълүмат «Республика яшьләр китапханәсе» ТР ДБМУсе сайтында урнаштырылган, гаризаларны кабул итү һәм теркәү сылтама буенча: https://ryltat.ru/конкурс-видеороликов-книга-патриот/, шунда ук бәйге эшенә сылтама да күрсәтелә.

Нигезләмә

Поделиться: