«Яраткан укытучыма открытка» мастер-классы (6+)

3 октябрьдә 23 нче санлы китапханәдә Укытучылар көненә багышланган мастер-класс үтте, анда балалар матур котлау открыткалары ясады. 
Дәрес башына китапханә хезмәткәрләре балалар укытучы һөнәре, әлеге бәйрәмнең кайчан барлыкка килүе, башка илләрдә ничек билгеләп үтелүе турында сөйләде. 

4. 23ф. Открытка для любимого учителя. 03.10.25
1. 23ф. Открытка для любимого учителя. 03.10.25
2. 23ф. Открытка для любимого учителя. 03.10.25
3. 23ф. Открытка для любимого учителя. 03.10.25

Мастер-класс барышында балалар төсле кәгазьләр, яфрак макетлары һәм кәгазьдән ясалган чәчәкләр, котлаулар, җилем, кайчы, төрле матур аксессуарлар кулланды. Алар үзләре открыткаларының бизәлешен уйлап тапты, бер-берсенә туры килүче төсмерләрне сайлады. Үз кул эшләрен бизәгәннән соң, һәр бала яраткан укытучысына котлау сүзләре язды, әзер открыткалар бик матур килеп чыкты.  
Чара азагында балалар Укытучылар көненә мәктәптә яраткан укытучыларына үз котлау открыткаларын бүләк итәчәкләре турында сөйләде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: